Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда кунакларны кабул итүгә акча кими


Туризм үсешенә акчаны киметү турындагы фәрманга премьер-министр Илдар Халиков кул куйды.

Татарстан хөкүмәте "2014-2020 елларга Туризм һәм кунакчыллык үсеше" програмына акчаны кыскартачагын бердерде. Алдан 1.8 млрд сум каралган булса моннан соң 1.02 млрд калачак. Бу турыдагы карарны республика премьер-министры Илдар Халиков имзалаган, дип хәбәр итә БИЗНЕС Online.

2014 елның декабрендә Казанда Татарстаның мәдәни-тарихи мирасы тамгасын тәкъдим ителгәндә бу эшне Тина Канделаки җитәкләгән Мәскәүдәге "Апостол" ширкәтегә кушылган булуы төрле фикерләр тудырган иде.

XS
SM
MD
LG