Дәүләт телевидениесе чыгымнарын арттыруны тәкъдим иткәндә Думаның мәгълүмат сәясәте комитеты башлыгы Леонид Левин: "Илебезнең мәгълүмат киңлегендә килеп туган вазгыять Думаның тыкшынуын таләп итә. Халыкара сәяси кризисның кискенләшүе Русия телеканалларының мәгълүмат тапшыруларын нык кына арттыру зарурлыгына китерде", диде.
Аның әйтүенчә, Русия ватандашларының "илдәге генә түгел, дөньядагы хәлләрнең дә объектив сурәтен күрә алу мөмкинлеге булырга тиеш".
Левин бу каналларга өстәмә акча бирү кирәклеген рубль бәясенең төшүе нәтиҗәсендә чит илләрдәге хәбәрчеләргә түләргә акча җитмәве белән аңлата.
"Программа тапшырулары җитештерү, кредитларны хезмәтләндерү зарурлыгы һәм реклама базарының сизелерлек кимүе өстәмә факторлар булып тора", ди Левин.
Дума телевидениегә өстәмә акчалар бирүне 1 июльдә хуплар дип көтелә.
Русиянең башка илләргә юнәлтелгән пропаганда коралы дип саналучы "Russia Today" каналына да бюджет акчалары быел нык кына арттырылган иде.
Шулай итеп, акча җитмәү сылтавы белән социаль чыгымнарны киметә, хастаханәләрне, мәктәпләрне яба баручы хакимият әлеге оптимизация ярдәмендә саклап калган бюджет акчаларын армиягә һәм башка көч структураларына, пропаганда коралларына юнәлтүен дәвам итә. Русиядәге икътисади кризис, рубль бәясе төшү Кремльнең тышкы пропаганда коралларын көчсезләндергән иде.