Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финляндия Сергей Нарышкинга виза бирмәде


Сергей Нарышкин
Сергей Нарышкин

Русия Дәүләт думасы рәисе Сергей Нарышкин Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасының Парламент ассамблеясында катнашыр өчен Һельсинкига бармакчы иде.

Финляндия Русиянең Дәүләт думасы рәисе Сергей Нарышкинга 5-9 июль көнне Һельсинкида үтәчәк Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы Парламент ассамблеясы утырышына килергә виза бирүдән баш тартты. Финляндия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле моны Нарышкинның Европа Берлегенә керүе тыелган кешеләр исемлегендә булуы белән аңлатты. Русиядән әлеге утырышка алты кеше килә алмаячак, алар барысы да "кара исемлектә" диде Финляндия вәкиле. Виза бирмәү карары кабул ителгәнчә Финляндия Европа Берлегенең башка илләре вәкилләре, Берлек һәм Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы җитәкчеләре белән киңәшләшкән.

Русия Парламент ассамблеяның җәйге утырышы көнтәртибенә ике мәсьәлә тәкъдим иткән иде. Оешма әгъзалары булган илләр парламентлары депутатларына чикләүләр кертелүгә каршы документның авторы Нарышкин иде.

XS
SM
MD
LG