Русиядәге һава ширкәтләре 2015 елның алты ае эчендә кимендә 30 миллиард сумлык керемнәрен югалтачак. Бу хакта Һава транспортын куллану ассоциациясе (АЭВТ) президенты Владимир Тасун белдерде, дип яза ТАСС.
"Узган айда без биш ай эчендә югалтулар 8,5 миллиард доллар булыр дип фаразлаган идек. Хәзер һава ширкәтләренең хисаплары кулыбызда. Нәтиҗә көткәнгә караганда да начаррак булып чыкты. Елның беренче чирегендә, хисапларга күрә, югалтулар 19,5 миллиард сум булган. Беркемне дә куркытасыбыз килми, әмма һава ширкәтләре 30 миллиард сумлык бурыч белән очачак", ди Тасун.
Аның сүзләренчә, ассоциация өстәмә кыйммәтне бетерү үтенече белән узган ай уртасында Русия хөкүмәтенә хат язган, әмма җавап бирүче булмаган. "Транспорт министрлыгында да, хөкүмәттә дә туган хәлне күрмәмешкә салышырга тырышалар кебек тоела. Һава ширкәтләренең хәле бик начар. Чыгымнарын ничек капларга җыенулары миңа аңлашылмый", ди Тасун.
Төмәннән Прагага килгән сәяхәтчеләр дә Русиядәге һава аланнарының бушап калуын белдерә. "Башка елларда җәй көне һава аланнары кеше белән мыжлап тора иде, хәзер тынып калган, хәтта Мәскәүнең Шереметьевосы да. Күрәсең, Русиядә икътисади хәлнең бик начар булуының бер билгесе бу", диде Азатлыкка галим Максим Сәгыйдуллин.