Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмән татарлары кризис сәбәпле диңгез ялы урынына Казанны сайлый


Татарстанда һәр нәрсә, юл өстендәге кечкенә базар да төмәннәрне гаҗәпләндерә
Татарстанда һәр нәрсә, юл өстендәге кечкенә базар да төмәннәрне гаҗәпләндерә

Төмәндәге "Яшь буын" оешмасы җитәкчесе Фәрит Корманов Казанга сәяхәткә баручы татарларның артуын белдерә.

Төмәндәге яшьләрнең "Яшь буын" оешмасы җитәкчесе Фәрит Корманов җиде елдан бирле якташларын Казанга сәяхәткә алып бара.

Быел бер төркем белән июнь ае ахырында гына барып кайтканнар, тагын сәяхәтчеләр туплый башлаган. Алар белән 19 июльдә юлга чыгарга ниятли. 30 август – Татарстан бәйсезлеге көненә туры китереп Казанга баруны ул гадәткә әйләндерде.

Төрле яшьтәге татарларның күңеле ник Казанга омтыла? Бу сорауларга җавап эзләп "Азатлык" хәбәрчесе Фәрит белән аралашты.

– Фәрит, Казанга баручылар артамы?

Фәрит Корманов
Фәрит Корманов

– Соңгы вакытта теләк белдерүчеләр чынлап та артты. Илдәге кризис сәбәпле чит илгә чыгарга акчалары аз булганга, Казанны сайлыйлар дип тә уйлыйм. Мин барлык чыгымнарны барлап, аларның да хәленә кереп, бәяне зур итәргә тырышмыйм. Кайсы вакыт үз кесәмнән дә чыгарырга туры килә әле.

Үткән ел август аенда 32 кеше белән бардым. Сәяхәтчеләр арасында олы яшьтәгеләр дә бар иде. 85 яшьләрдәге бабай да исән-сау йөреп кайтты. Гомерем буе Казанны күрү турында хыялландым, ниһаять, ул хыялым тормышка ашты, дип шатланды ул. 20 гасыр башында әби-бабалары Татарстаннан күчеп килүчеләр, туган якларыбызны күреп килик, дип юлга чыгучылар да бар. Хәзер бит "Планета Яңа гасыр" каналын күпләр карый. Казандагы үзгәрешләрне күрәләр. Барасылары килә.

– Казанга баручыларны ничек җыясың?

– "ВКонтакте", "Одноклассники" челтәрләрендә, яшьләр оешмасына йөрүчеләр аркылы, өлкәдәге татар концертлары, татар чаралары вакытында рекламнар таратып халыкка бу мәгълүматны җиткерергә тырышам. Татар газеты "Яңарыш"та басылган белдерүләрне укып килүчеләр баручыларның яртысыннан артыгын тәшкил итә. Барырга теләүчеләр күп. Тик барысына да ярап бетеп булмый. Автобус белән ерак юлга чыгып китәргә авырсынучылар да бар. Аннары бик тыгыз безнең програм: кыска гына вакыт эчендә – алты көндә сәяхәтчеләрем Алабуга, Биләр, Болгар, Кырлай, Казанны күреп кайталар. Маршрутны кыскартып, Болгар һәм Казанны гына калдырып, поезд белән баруны планлаштырып торам әле.

Төмәннәр Кырлайдагы музейда
Төмәннәр Кырлайдагы музейда

– Халык Казаннан ниләр сатып ала? Нәрсәгә бигрәк тә гаҗәпләнә?

– Күбесенчә һәдияләр, дус-туганнарына бүләкләр җыялар. Кол Шәриф мәчетендә Әлфия исемле апада тугъра ясатып алалар. Анда юл догасы да, исемнәр дә язылырга мөмкин.

Татарстанга юл тотканда ук изге Болгар җирен күрү, Ак мәчет, Кол Шәриф мәчетендә булу, садака салу – күңел түрләрендә йөрткән иң зур теләкләре. Бу җирләрдәге матурлыкка, Казанның күркәмлегенә исләре китеп кайталар. Икешәр тапкыр баручылар да бар. Болгардагы тарихи истәлекле урыннар, дөньядагы иң зур Коръән, Кырлайдагы сокланырлык табигать, Сөембикә манарасы – болар озак еллар күңелләрендә якты хатирә булып саклана дип уйлыйм мин. "Туган авылым" ял комплексы да ошый аларга. Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, татар җырчылары белән очрашулар да оештырган чаклар була.

– Бу турны ни өчен оештыра башладың?

– Үземә иҗтимагый оешманы җитәкләү чорында Казанга бик күп тапкыр барырга туры килде. Бик яратам мин бу шәһәрне. Дусларым арасында да Казанны, Татарстанның башка истәлекле урыннарын күрергә теләүчеләр күп иде. Шунда миндә нишләп әле теләүчеләрне татарның мең еллык тарихы булган башкаласына алып бармаска дигән уй туды.

Мин бу уемны тормышка ашыру теләге белән яна башладым. Казан белән Төмән өлкәсе арасында күпер салырга дигән фикер туып, үзем күргән җирләрне якташларыма да күрсәтергә уйладым. Програм төзедем. 2009 елда беренче тапкыр дусларым белән бардым. Башта танышларым аркылы Казан Кирмәне, Кол Шәриф мәчете тарихы турында сөйли алырлык кешеләр таптым. Хәзер инде экскурсияләр белән шөгыльләнүче оешма аша алдан ук килешү төзим.

Миңа автобус белән бару да ошый. Уңайлы автобус табу мәсьәләсе тиз хәл ителде. Шулай барган саен яңа фикерләр туды. Бару юлында очраган шәһәрләргә дә керергә, андагы тарихи урыннар белән дә таныштырырга булдым. Музейларга бай Алабуга шәһәренә, Биләрдәге Кыз тавына, 922 елда ислам кабул ителгән Болгар шәһәребездәге изге җиргә, горурлана торган Казаныбызга һәм, әлбәттә, бөек шагыйребез Габдулла Тукай яшәгән Арча районындагы Кырлай музей-комплексына бармый кала алмыйбыз. Соңгы елларда Идел елгасында ике сәгать теплоходта да йөрибез. Төрлечә кызыктыру юлларын эзлим. Баручыларга бүләкләр дә әзерләргә омтылам. Үткән ел "Яңарыш" газетына яздырган идем, быел һәркайсына үземнең "Амин" фирмасы исеме чигелгән келәмчекләр бүләк иттем.

2011 елда Казанда булган төркем
2011 елда Казанда булган төркем

XS
SM
MD
LG