Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Европа мәхкәмәсе карарларын Русиядә үтәү мәҗбүри түгел дип саный


Русия Конституция мәхкәмәсе Европада кеше хокуклары мәхкәмәсе карарларын сайлап кына гамәлгә ашыру юлын тапты.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенең карарлары Русия конституциясенә туры килмәсә илдә үтәлмәячәк. Бу карарны Русия Конституция мәхкәмәсе кабул итте. Русия конституциясенә каршы килгән Европа карарының Русиядә үтәлүе мәҗбүри түгел. Үз кануннарына каршы килмәгән Европа карарын Русия үтәргә әзер, диелгән анда.

Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенең карарларына Русиядә нинди мөнәсәбәт белдерергә дип аңлатуны сорап Конституция мәхкәмәсенә июнь аенда Дәүләт Думасы депутатлары мөрәҗәгать итте. Әлеге сорау Русиянең “ЮКОС” ширкәте хиссәләре ияләренә тиешле акчаларның ничек түләнәчәге турында Европа Шурасына план тәкъдим итү вакыты килеп җиткәч күтәрелде. Европа мәхкәмәсе 2014 елның җәендә Русия хиссәләрен югалткан кешеләргә 1.9 миллиард евро түләргә тиеш дигән карар чыгарган иде.

XS
SM
MD
LG