Accessibility links

Кайнар хәбәр

Соңгы көннәрдә бер әйбер тынгылык бирми


Азат Шәнгәрәев (сулда)
Азат Шәнгәрәев (сулда)

Омскида казарма җимерелеп, һәлак булган 25 егетнең алтысы – татар һәм башкорт балалары. Ул чиреге, дүрттән бер өлеше! Башкортстаннан, һәм Чиләбедән. Зыян күрүчеләр арасында да татар егете бар, ул Оренбурдан килеп хезмәт иткән булган.

Тик милли эшләр белән шөгыльләнүче Татар конгрессы да, башка оешмалар да бу милләт балаларының үлеме, алган тән җәрәхәтләре хакында кайгы уртаклашып, кызгану белдереп, бер аваз сүз дә чыгармадылар.

Бөтендөнья татар конгрессы ник дәшми? Гади генә кайгы уртаклашу сүзләре яңгыратса, ни булыр иде? Кечкенә халыклар өчен бер кешене югалту да – зур кайгы. Уйлап карасаң, алар бит өйләнеп, балалар үстереп, милләтне, татар нәселен дәвам итәргә тиеш кешеләр.

Ник соң бернинди дә реакция юк?

Әллә кайгы уртаклашу өчен дә бюджет акчалары бүлеп бирелү кирәкме? Әллә бәйрәм шаукымы бөтен игътибарларын үзенә алганмы – алар, мөгаен, Красноярскида узачак Сабантуйга әзерләнү белән тулысынча мәшгульдер.

Мөфтиләр-имамнар да дәшми. Ә бит Рамазанның соңгы көннәре бара, мәчетләр тулы халык, тәравихка, уртак намазга күпме кеше җыела. Җиткерәсе килгән сүзеңне ишеттерер өчен моннан да уңай мөмкинлек булмас иде.

Һәлак булучылар арасында Башкортстанның Салават районыннан Рөстәм Шәйдуллин, Сибайдан Рөстәм Юмагулов, шулай ук Салават районыннан Ранис Алтынбаев, Чакмагыштан Фидан Мәмлиев, Белорецкидан Вадим Нафиков, Чиләбедән Азат Шәңгәрәев.

Гөлназ Бәдретдин
Журналист, Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG