Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Туган авылымда” Ураза гаете хатирәләре

17 июльдә, узган Ураза гәете көнендә Казандагы “Туган авылым” туризм һәм ял итү үзәгендә дә зур бәйрәм үтте. Хәйрия концерты белән беррәттән ярминкә дә гөрләде. “Анжела Вавилова” исемле үзәктә тернәкләнүче авыру балалар өчен акча җыю да оештырылган иде.

Концерт вакытында Зөһрә Сәхабиева-Бигичева, Сәйдә
Мөһәммәтҗанова
, Ильяс Халиков, Ширин әл-Анси, Сорнай ансамбле кунакларның күңелен ачты. Бәйрәмгә килүчеләрне пылау белән дә сыйладылар.

20 августа Татарстанның Биектау районы Камай авылындагы
музей-тыюлыкта “Иске Казанда милли моңнар” хәйрия фестивалендә җыелган акчалар да “Анжела Вавилова” үзәгенә җибәрелә.

XS
SM
MD
LG