Accessibility links

Кайнар хәбәр

Windows 10-ның төп 5 яңалыгы


29 июльдә Microsoft ширкәте үзенең яңа операцион системын сата башлады. Яңа платформаны дөньяның 190 илендә сатып алып була. Азатлык яңа системның мөмкинлекләрен һәм яңалыкларын барлый.

Microsoft ширкәтенең яңа Windows 10 операцион системы эшли башлады. Ул компьютерлар, смартфоннар, планшетлар һәм Xbox уен тартмасында кулланыла ала. Белгечләр фикеренчә, ул “революцион яңа” булмаса да, киң кулланылышка ия булачак. Аны 1 миллиардка якын кеше кулланачак, дип көтелә.

Моңа кадәр чыккан Windows 8 операцион системы зур тәнкыйтькә дучар булган иде. Аның кулланылышы да киң булмады. Forrester ширкәте уздырган сораштыруга күрә 8нче Windows бары тик компьютерларның 10 процентында һәм планшетларның 19 процентында урнаштырылган.

Windows 8-дә “Башлау” (Start) төймәсенең булмавы гадәти кулланучылар тарафыннан тискәре кабул ителгән иде. Аның 10нчы Windows-ка кайтуы Русия өчен Microsoft әзерләгән видеоязмада да ассызыкланган:

Windows 10 операцион системы 29 июльдән башлап дөньяның 190 илендә сату өчен ачык. Ә Windows 7 яки Windows 8 / 8.1 кулланучылары исә аны, гомумән, бушлай йөкли ала. Моның турында аларга махсус белдерүләр җибәрелгән.

Яңа мөмкинлекләр

Унынчы Windows нинди яңа мөмкинлекләргә ия? Беренче чиратта, аның яңалыгы – югарыда әйтеп үтелгән “Башлау” төймәсенең кире кайтуы. Шулай ук Азатлык укучылары өчен системның төп үзенчәлекләрен барлап чыкты:

1. Компьютер кулланучыларга яхшы таныш булган Internet Explorer браузеры урынына яңа Microsoft Edge исемле интернет-браузер килә. Аның белән интернетта утырып кына түгел, шулай ук веб-сәхифәләр белән документ буларак та эшләп булыр: кирәкле урыннарны ассызыклап, билгеләп, үзгәртеп булыр. Соңыннан үзгәртелгән веб-сәхифәләрне саклап була. Шулай ук кызыклы сәхифәләрне соңрак укыр өчен саклап булачак, соңрак аларны интернетсыз да укып була.

2. Windows 10 системы яңа биометрик аутентификация системын куллана. Хәзер, җиһаз хуҗасының теләге булса, аның смартфонны яки планшетны күз челтәр катлавы белән яки бит сканы белән генә дә кабыза ала. Моңа кадәрге Windows-та бары тик бармак эзләрен генә кулланып була иде.

3. Шулай ук, яңа системда берничә виртуаль өстәл барлыкка килде. Хәзер ярлыклар һәм эшли торган програмнарны төрле виртуаль өстәлләргә урнаштырып, эш режимын җайлы итеп көйләп була. Бу аеруча эш өстәленә күпләп файл сакларга яраткан кешеләргә уңайлы булыр, алар файлларны тематика буенча берничә “өстәлгә” урнаштыра алачак.

4. Яңа операцион систем тавыш һәм ымнарны таный. Cortana дип аталган ясалма интеллект элементлары белән тавыш ярдәмчесе килгән хатларны һәм төрле текстларны укый ала, диктовкага текстларны үзе язып бара. Шулай ук ул күп кенә әмерләрне дә үти алачак, дип белдерә Microsoft. Мисал өчен, матчның хисабын күзәтеп бару, интернеттан кирәкле рецептны табу, анекдот сөйләү кебек сорауларга Cortana җавап бирәчәк.

Дөрес, систем әлегә инглиз телендә генә эшли. Киләчәктә ул рус телен дә таныячак. Ә менә татар телендә аны эшләтәчәкләрме, юкмы – анысы билгесез.

5. Яңа операцион система ярдәмендә Windows кибетендә сатып алынган кушымталар барлык электрон җиһазларда эшләячәк. Ягъни бер тапкыр сатып яки йөкләп алынган кушымтаны җиңелчә генә һәм санак, һәм планшетка, һәм смартфонга да урнаштырып була. Дөрес, аларның барысында да 10нчы Windows торырга тиеш.

Яңа операцион системны акрынлап таратырга уйлыйлар. Microsoft серверларына авыр булмасын өчен, кулланучылар унынчы Windows-ны чиратлап алачак.

XS
SM
MD
LG