Украина тышкы эшләр министрлыгы Төркия башкаласы Анкарада 1-2 августта узачак II Дөнья кырымтатар конгрессы делегатларына Русиянең ясалма каршылыклар тудыруын кискен тәнкыйтьләде. Бу хакта министрлык сайтында белдерелә.
"Русия хакимиятләре Кырымда яшәүче делегатларга сәяси басым ясый, ярымутраудан китәргә комачаулау өчен репрессия һәм хокуклары булмау атмосферасы тудыра", диелә белдерүдә. Министрлык бу кеше хокукларын, халыкара нормаларны бозу, гомум кешелек кыйммәтләрен санламау дип тә белдерә.
Министрлык конгресста Кырымнан активистлар катнаша алмаса, бу "Русия ягының ризасызларга каршы террорны тормышка ашырганлыгына тагын бер дәлил булачак" ди.
Конгресста аннексияләнгән Кырымга карата стратегиянең тикшереләчәге дә хәбәр ителгән иде.
Русия тикшерү комитетының Кырымдагы идарәсе Кырымтатар корылтае үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляевка һәм Мәҗлес рәисе урынбасары Нариман Җәләлгә 1 августка шаһит буларак сорау алуга чакыру җибәрде. Шул сәбәпле алар Кырымнан читкә чыга һәм конгресста катнаша алмаячак.