Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядән Дөнья конгрессы делегаты: Кырымтатарлар автономия алырга тиеш


Эрик Кудусов
Эрик Кудусов

1 августта Анкарада II Дөнья кырымтатар конгрессы эшен башлый.

1 августта Анкарада башланачак II Дөнья кырымтатар конгрессына килгән Мәскәү кырымтатар оешмасы идарәсе рәисе Эрик Кудусов кырымтатарлар автономия алырга тиешлеге турында Русия җитәкчелегенә белдерергә җыена.

Ул радиобызга Русиягә кайткач "кырымтатарларны тернәкләндерү турында сүз күтәрәчәген", "бу исә кырымтатарларның автономиясе булырга тиеш. Репрессия юлы белән мине сындыра алмадылар. Аларга (Русия хакимиятләренә) минем сүзләргә колак салырга туры киләчәк. Мин Путин аша эш итәргә телим", дип сөйләде.

II Дөнья кырымтатар конгрессы 1-2 августта Анкарада үтә. Кунаклар һәм делегатлар бу чарага 31 июльдә җыела.

Кырым аннексияләнгәч, 2014 елның 27 февраленнән башлап бүгенге көнгә кадәр 15 кырымтатар ярымутраудан китәргә мәҗбүр булды. Кырымтатар лидерларына Кырымга керү тыелды. Демократик юл белән сайланган, дөньяда җирле халыклар үзидарәсенең үрнәге булган Кырымтатар корылтаена һәм кырымтатар халкының Милли Мәҗлесенә ярымутрауда эшләрен дәвам итү тыелды, активлары конфискацияләнде.

Соңгы басым: Русия тикшерү комитетының Кырымдагы идарәсе Кырымтатар корылтае үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляевка һәм Мәҗлес рәисе урынбасары Нариман Җәләлгә 1 августка шаһит буларак сорау алуга чакыру җибәрде. Шул сәбәпле алар Кырымнан читкә чыга һәм конгресста катнаша алмаячак.

Анкарада иң күп кырымтатар диаспорасы яшәгәнгә II Дөнья кырымтатар конгрессы анда уза.

XS
SM
MD
LG