Accessibility links

Кайнар хәбәр

ШОС һәм БРИКС төзелешләре тирәсендә җәнҗал куера


​ШОС һәм БРИКС саммитлары алдыннан кунакханәләр төзүдә катнашучылар хезмәт хакларын ала алмаулары сәбәпле, Рөстәм Хәмитовка мөрәҗәгать итте.

ШОС һәм БРИКС саммитлары алдыннан кунакханәләр төзүдә катнашучыларның хезмәт хакларын ала алмаулары турында беренче хәбәрләр апрель аенда ук булган иде.

Рөстәм Хәмитов
Рөстәм Хәмитов

Әлеге хәлләрдән Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов та хәбәрдар. Ул 14 июльдә узган матбугат очрашуында шулай дигән иде: “Хезмәт хакларын ала алмаучыларның яки түләнеп җитмәүчеләрнең хокук яклаучыларга түгел, ә үземә мөрәҗәгать итүләрен сорыйм. Мин аларга хезмәт хакларын түләтү юлларын табарга ышандырам, чөнки бу теләсә нинди җинаятьтән дә зуррак. Бу үз хокукларын белмәүчеләрне алдап баерга тырышу. Барлык төзелешләр буенча да туган сорауларны тикшереп, гадел нәтиҗә ясаячакбыз. Мин сезгә моны ышандырам”.

Бу атна башында Hampton by Hilton кунакханәсен төзегән 11 ширкәт вәкилләре Рөстәм Хәмитовка мөрәҗәгать белән чыккан иде. Анда төзелеш тәмамлаганнан соң төп яллаучы ширкәтнең оешмаларның башкарган эшләрен киметеп күрсәтеп, акча түләүдән качуы турында әйтелде. Мәсәлән, “Спецавтоматика-Защита” ширкәтенә бурыч 4,5 миллион сум җыелган. “Промвентиляция” ширкәте 3 миллион сумлык эш башкарган булган. Төзелеш беткәннән соң сынауларда су басып зыян күрсәткән өчен дип үзләренә 1,2 миллион сумлык дәгъва белдерелгән. Башка ширкәтләр белән дә шундый хәл. Акча ала алмаучылар арасында республикада яшәүчеләр дә, мигрантлар да бар.

Эчке эшләр министрлыгы ШОС һәм БРИКС саммитлары төзелешләре уңаеннан килгән дәгъваларны тикшерә. Аңа караганда, Башкортстанның Архангель, Күгәрчен, Зилаер, Ишембай районнарыннан килеп эшләүче 80 кешегә хезмәт хаклары түләнеп бетмәү ачыкланган. Бу хакта әлеге алданучылар мәнфәгатен яклаучы Салават Янбәков белдерде.

Ниһаять, Башкортостан прокуратурасы да ШОС һәм БРИКС төзелешләрен тикшерү эшләрен башлады. Беренче мәгълүматларга караганда, барлыгы 200дән артык кешегә акча түләнеп җитмәгән. Алар арасында “Sheraton”, “Hilton” кунакханәләрен төзүдә, “Башкортстан” кунакханәсен һәм Уфа һава аланын төзекләндерүдә зыян күрүчеләр бар.

XS
SM
MD
LG