Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новосибирскида "Демкоалиция"гә митинг һәм йөрешне тыйдылар


Новосибирскида ПАРНАСның сайлау алды штабы башлыгы Леонид Волков полиция күзәтүендә сайлау комиссиясеннән чыга.
Новосибирскида ПАРНАСның сайлау алды штабы башлыгы Леонид Волков полиция күзәтүендә сайлау комиссиясеннән чыга.

Хакимият Демократик коалициягә 11 августта Новосибирски үзәгендә митинг һәм йөреш үткәрергә рөхсәт итмәде.

Новосибирски хакимияте Алексей Навальный һәм Михаил Касьяновның Демократик коалициясенә 11 августта шәһәр үзәгендә митинг һәм йөреш үткәрергә рөхсәт бирмәде.

Хакимиятләр моны оппозиционерлар митинг оештырырга теләгән урында, яңа уку елы башлану уңаеннан, башка чара үтә, ә йөреш үтәсе урамнарда күп кеше катнашында чара үткәрү тыелган корылмалар бар дип белдерә.

Аңа кадәр мэрия, үтенечегезне соң тапшырдыгыз дип, "Демкоалиция"гә 9 августта чара үткәрергә рөхсәт бирмәгән иде инде.

Узган атнада Новосибриски өлкәсе сайлау комиссиясе Демократик коалициягә кергән ПАРНАС әгъзаларын сайлауга теркәүдән баш тартты. Комиссия 1300 имза дөрес түгел дип белдерде. Оппозиция вәкилләре комиссия аларны дөрес булмаган паспорт мәгълүматлары тупланмасыннан (база) тикшергән дип әйтә. Алты активист бу хәлгә протест белдереп ачылк игълан итте.

XS
SM
MD
LG