Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда барган дөнья чемпионатында су тубы ярышында Сербия җиңде


Сербия су тубында дөнья чемпионы булды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:04 0:00

Сербия су тубында дөнья чемпионы булды

8 август төнендә Казанда узучы Дөнья су спорты чемпионатында су тубы ир-атлар финалында яңа чемпион ачыкланды. 11-4 исәбе белән Хорватия җыелмасын тармар иткән Сербия җыелмасы алтын медальгә ия булды.

Элекке Югославия илләреннән Хорватия һәм Сербия ватерпол ир-ат җыелма такымнарын язмыш Казанда Дөнья су спорты чемпионатының финалында очраштырды. Күп кенә җанатар бу очрашу бик киеренке булыр дип көтсә дә, Сербия уен башыннан көндәше капкасына бер-бер артлы туплар кертеп үзенең көчлерәк булуын күрсәтте.

Сербия җанатарлары да үз тавышлары белән ярдәм итте булса кирәк, соңгы чиректә Сербия хәтта дүрт туп кертеп көндәшенә бер туп кертергә дә ирек бирмәде. Нәтиҗәдә Сербия җыелмасы Хорватия җыелмасын 11-4 исәбе белән җиңеп чемпионатта бердәнбер медален алды.

Чемпионатта өченче урын өчен барган көрәштә Греция җыелмасы Италия җыелмасын пенальтида 4-2 исәбе белән җиңеп бронза медальгә ия булды.

Русиянең ир-атлар ватерпол җыелмасы Казанда үткән Дөнья чемпионатында бик уңышсыз чыгыш ясады һәм 14нче урын белән генә кәнәгатьләнде.

XS
SM
MD
LG