Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша Сабантуенда кырымтатарлар мәдәниятләре белән таныштырды


Польшаның Крушиняны авылында татар халкының милли бәйрәме Сабантуй булды.

8 августта булган Сабантуйда кырымтатарлар үзләренең мәдәниятләре белән таныштырды. Бәйрәмдә катнашкан кырымтатар делегациясе вәкиле Эрфан Кудусов сүзләренчә, алар театрлаштырган хәрби тамашалары, артистлар чыгышы, төрле ярышлары һәм халык иҗаты үрнәкләре белән тугызынчы фестивальдә катнаша инде.

"Бу бәйрәмгә без биючеләр, чигу осталары, җырчылар – барлыгы 11 кеше килдек. Сабантуйга Польша, Беларус, Литвадан йөзләрчә кеше җыелды", ди Кудусов.

Бәйрәмдә кәһвә белән сыйлау тәртибе белән дә таныштырдылар, балчыктан чүлмәк ясап тә күрсәттеләр, чигү дә чиктеләр.

Июнь башында Польшаның Гданьски шәһәрендә кырымтатар мәдәнияте һәм сәнгате фестивале үткән иде.

XS
SM
MD
LG