Кытайның халык банкы сишәмбе көнне юаньнең бәясен долларга карата 1,9%ка төшерде.
Белгечләр фикеренчә, Кытай Халыкара валюта фондында юаньнең резервтагы валюта дәрәҗәсе алу өчен тырыша.
Төрле илләрнең үзәк банклары тарафыннан валюта резервларында тупланучы дөньяда танылган милли валюта резервтагы валюта дип санала.