Казан Авиация Институты – Техник Университетта 2-3 сентябрь Германия фәне көне үтәчәк. Бу чараны Германия белән Русия арасында фән, мәгариф һәм яңа технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү максаты белән Германиянең Федераль мәгариф һәм фәнни тикшеренү университеты оештыра.
Ике көн дәвамында Германия профессорлары Татарстан галимнәре һәм студентларына үзләренең уку йортлары, хезмәттәшлек итү мөмкинлеге турында сөйләячәк. Чараларда катнашырга теләүчеләр 26 августка кадәр Казан Федераль Университетының тышкы элемтәләр бүлегенә мөрәҗәгать итә ала.
фикерләр (2)
күбрәк фикер