Казакъстан премьер-министры Карим Масимов бүгеннән тәнгә курсын тотып тору бетте, аның бәясе базардагы вазгыятькә карап үзгәреп торачак дигән хәбәреннән соң бер доллар 255 тәнгәгә менде, ягъни 30% кыйбатланды.
Бүген илнең зур шәһәрләрендә акча алмаштыру нокталары ябык. Кайбер банклар, интернет-кибетләр, йорт җиһазлары сатучы челтәрләр һәм зур сәүдә үзәкләре эшләми.
Казакъстан милли банкы һәм хөкүмәт 20 августтан яңа акча-кредит сәясәтен башлый. Акчаның кыйммәте инфляциягә карап үзгәрәчәк. Бу үзгәрешләр дөнья икътисады һәм эчке валюта базарына бәйле булачак.
Тәнгә бәясе Русиядә рубльнең һәм нефть бәясенә бәйле.