Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Булгария" фаҗигасендә гаепләнгән ике кеше вакытыннан алда иреккә чыга ала


2011 елның 18 июлендә баткан "Булгария" корбаннарын искә алу
2011 елның 18 июлендә баткан "Булгария" корбаннарын искә алу

Ространснадзор идарәсе хезмәткәрләре Ирек Тимергазиев һәм Владислав Семеновка вакытыннан алда иреккә чыгарга рөхсәт ителде.

"Булгария" көймәсе фаҗигасендә гаепле табылганнарның икесе, Ространснадзор идарәсе хезмәткәрләре Ирек Тимергазиев һәм Владислав Семеновка вакытыннан алда иреккә чыгу рөхсәте бирелде дип хәбәр итә ТАСС. Алар алты һәм биш елга колониягә хөкем ителгәннәр иде.

Шулай ук Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан булган амнистия нигезендә көймә капитанының өлкән ярдәмчесе Рамил Хәмитовның төрмә җәзасы 6.6 елдан 4.7 елга киметелде.

Татарстан югары мәхкәмәсе "Булгария" корабы бату эше нигезендә хөкем карарын 2015 елның апрель башында чыгарды. Русия елга регистрының өлкән белгече Яков Ивашов биш ярым елга ирегеннән мәхрүм ителде.

"Булгария"не арендага алып торучы оешма башлыгы Светлана Инякинага 9,5 елга төрмәгә хөкем ителде.

2011 елда Идел елгасында Болгардан Казанга кайтып килүче “Булгария” көймәсе батып 122 кеше һәлак булды. Аларның 28-е балалар иде.

XS
SM
MD
LG