Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда инкассаторларга ут төрткәннәр


Бер инкассатор хастаханәдә җан биргән.

22 август Уфаның Инорс бистәсендә инкассаторларга һөҗүм иттеләр. Җинаять көпә-көндез – җирле вакыт белән көндезге икедә ясала.

“Бәйрәм” кибете банкоматларына акча тартмалары куярга килгән ике инкассаторның өстенә бензин сибеп, ут төрткәннәр. Бер инкассатор тиз генә янып киткән, акча тартмалары тоткан икенчесе соңрак яна башлаган. Ул акчаларны җинаятьчеләргә бирмәс өчен ныклап тоткан булган, шуңа талаучылар аннан акчаларны алалмый качып киткәннәр.

Инкассаторларның берсе хастаханәдә җан биргән. Аның тәненең 90% янган булган. Икенче инкассаторның тәненең 40% янган. Кибет янындагы камералар талаучыларны төшереп алган. Аларда каракларның йөзләре дә күренә.

XS
SM
MD
LG