Элекке тышкы эшләр һәм саклану министрлары Русия белән НАТОны кагыйдәләр планын булдырырга чакырды. Бу көтелмәгән хәрби тарткалашлар, низаглар килеп чыккан очракта кулланыла торган план булырга тиешлеге әйтелә.
Барлык 14 кешелек төркем, шул исәптән Русиянең элекке тышкы эшләр министры Игорь Иванов, Германия саклану экс-министры Фолькер Рюэ, Бөекбритания, Франция, Испания, Төркия вәкилләре беренче чиратта диңгез белән һавада булырга мөмкин очраклар турында сүз йөртергә кирәклеген белдерә.
Украинадагы хәрби кризис сәбәпле, Русия һәм НАТО гадәттән тыш күбрәк хәрби сынаулар уздырды һәм бу хәрби очкычлар арасында бәрелешләр китереп чыгу мөмкинлеген арттырды.
“Шундый көнгә килеп җиттек, хәтта ниндидер кечкенә генә гадәттән тыш хәл дә кризисның артуына яисә бөтенләй турыдан-туры хәрби каршылыкка китерергә мөмкин”, диелә 25 август көнне басылган хисапта.
Лондон тикшеренү үзәге хәбәр итүенчә, алар Русия һәм НАТО көчләре арасындаһәм Русия белән Швеция, Финляндия арасында“мөмкин хәрби бәрелешләр”нең 66 очрагын теркәгән.