Accessibility links

Борис Немцовның үтерелүенә ярты ел


Немцовны Сахаров үзәгендә искә алачаклар.

27 август көнне оппозиционер Борис Немцовның үтерелүенә ярты ел. Бүген Сахаров үзәгендә аны искә алу булачак.

Немцовның үтерелүен халыкара тикшерүне сорап инде бер айдан артык имза җыю бара. Бүген интернетта аның электрон варианты чыгарга тиеш. Активистлар берничә дистә мең имза җыярга өметләнә.

Борис Немцовны Мәскәү үзәгендә 28 февральгә каршы төндә атып үтерделәр. Аны үтерүдә шикләнелгән биш кеше сак астында тотыла. Тикшерү дәвам итә.

XS
SM
MD
LG