Accessibility links

Кайнар хәбәр

Декларациягә 25 ел. Халыкның үзаңы

1990 елның 30 августында Татарстанның Югары шурасы суверенитет турында декларация кабул итте. Бу документка Татарстан кануннары барыннан да өстен, җир асты һәм җир өсте байлыклары Татарстан халкыныкы дигән нормалар салынды. Декларация Татарстан Конституциясен кабул итүгә, референдум уздыруга юл ачты. Әмма хакимияткә Путин килгәннән соң ирешелгән казанышларны югалту, һәрьяклап чигенү процессы башланды. Шул исәптән, Татарстан халкының үзаңы да үзгәрде, үзләрен татарстанлы дип санаучылар саны кимеде. Азатлык Радиосы һәм Ауропалы Татарстан уртак инфографика проектын тәкъдим итә.

XS
SM
MD
LG