Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дуслык күпере" фестивале милләтләрне туплады


Казакъстан вәкилләре фестивальдә
Казакъстан вәкилләре фестивальдә

Төмәннең Төсле бульварында традициягә кертелгән чираттагы "Дуслык күпере" өлкә фестивалендә татарлар осталыклары белән аерылып торды.

Төсле бульварның матур итеп бизәлгән мәйданында нинди генә милләт халыклары булмады. Алар барысы да милли киемнәрдән бизәкле чатырларда урнашып, килгән һәрбер кешене милли ризыклар белән каршы алып, сыйлап, гореф-гадәтләрен, көнкүрешләрен тәкъдим иттеләр, шулай ук декоратив-кулланма сәнгать эшләрен дә урнаштырганнар иде.

Иҗтимагый оешма җитәкчеләре тәбрикли
Иҗтимагый оешма җитәкчеләре тәбрикли

Тәбрикләргә килгән җитәкчеләр “Дуслык күпере” фестиваленең Төмән төбәге тормышында күркәм традициягә әйләнгәнен билгеләп үттеләр. “Фестиваль елдан-ел популярлаша бара, катнашучылар саны, аларның осталыклары елдан-ел арта. Без барыбыз да үзебезнең мәдәниятебезне, телебезне, язуыбызны саклап калырга һәм үстерергә тырышабыз, халыклар арасындагы дуслыкның ныклыгы белән горурланабыз”, - дип сөйләделәр.

Бәйрәмдә 20дән артык милли иҗтимагый һәм мәдәни оешмалар катнашты. Быелгы фестивальгә бөтен Төмән өлкәсеннән, Казакъстан, Кыргызстан, Башкортстан, Чиләбедән дә килгәннәр иде.

Егәнле уңганнары
Егәнле уңганнары

– Елдагыдан аермалы буларак, бу күркәм бәйрәмдә быел ике сәхнә куелган, теләүчеләр рәхәтләнеп үз осталыкларын күрсәтә алдылар. Татарлар хәтта ике чатырда (өлкә татар мохтарияте һәм өлкә татар Конгрессы) үз көнкүрешләрен, аш-суларын, мәдәниятләрен күрсәттеләр. Без – Ялутор районының “Тамаша”, “Чишмә”, “Сандугач” ансамбльләре мохтарият чатырында җитәкчеләрне каршы алдык. Сабантуйдан өзекләр, йолаларыбызны тәкъдим иттек. Бик яраттылар.

Башкорт чатыры
Башкорт чатыры

Башка районнар халкыбызның аш-суларын, өй җиһазларын, йорт кошларын, балык, сарык һәм башкаларны алып килгәннәр. Киң колачлы чыгышлар, мул өстәлләр белән башкалардан аерылып тордык. Кул эшләре дә бик матур иде. Тагын да быел башкортлар аерым үз чатырларын әзерләгән. Анысы да куанычлы.

Тагын шуны әйтер идем, өлкәдә 2013 елда үткән федераль Cабантуйдан соң бу бәйрәм тагын да күркәмрәк үтә башлады. Оештыручылар милли бәйрәмебездән күп нәрсәгә өйрәнделәр, - дип сөйләде “Тамаша” фольклор ансамбле җитәкчесе Ильяс Бакиев.

Көн буе тамашачылар төрле милләт халыклары аш-сулары белән сыйланып, аларның җыр-биюләрен карап рухи баедылар, күңелле ял иттеләр.

Татар өе күренеше
Татар өе күренеше

XS
SM
MD
LG