Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәти сүзләргә карамастан Путинның Кытай белән дә ашы бик пешми


Русия һәм Кытай президентлары Владимир Путин һәм Си Цзиньпин Җиңү бәйрәменең 70 еллыгына Пекинда очрашты
Русия һәм Кытай президентлары Владимир Путин һәм Си Цзиньпин Җиңү бәйрәменең 70 еллыгына Пекинда очрашты

Кремль Кытай белән якынаюын Көнбатыш санкцияләренә җавап итеп күрсәтергә тырыша. Әмма чынлыкта Кытай белән сәүдә кими бара. Кытайның үзендә үсеш акрыная.

Русия президенты Владимир Путин ике көн Кытайда. Русия Кытай белән кызыксына, кытай теле мәктәп програмнарына кертелде, Кытай туристлары һәм эшкуарлары кадерле кунакларга әйләнде. Путин журналистларга "Русия-Кытай мөнәсәбәтләре тарихта булмаган яхшы дәрәҗәгә күтәрелде һәм үсеш дәвам итә", диде. Путин Русиянең ТАСС һәм Кытайның Синһуа мәгълүмат агентлыклары вәкилләре белән Кытайга китәр алдыннан очрашты.

Путин 2014 елда "глобаль икътисадтагы төшенкелек" сурәтендә Кытай белән Русия 88.4 миллиард долларлык сәүдә күләмен саклап кала алганын әйтте, әмма быелның беренче алты аенда сәүдәнең 29% кимүен телгә алмады. Димәк ике ил планлаштырып куйган, сәүдәне быел 100 миллиард долларга җиткерү күрсәткеченә ирешеп булмаячак.

Моның төп сәбәбе – алтын һәм нефтькә, корычка бәяләрнең төшүе, ди Мәскәү Карнеги үзәгенең Азия-Тын Океан төбәге програмы башлыгы Александр Габуев.

"Русия Кытайга саткан тауарның 70% - чимал. Чималга бәя төште, сәүдә күләме дә кимеде", диде Габуев.

Чималның арзанаюы Русия акчасының бәясен төшерде. Бу көннәрдә бер доллар 67 сумнан да ким түгел, аннан да кыйбатрак көннәр булды. Бу үз чиратында Русиянең Кытай тауарларын алу мөмкинлеген чикләде. Рубль бәясе үзгәреп торгач, Кытай инвесторлары да Русиягә акча кертергә ашыкмый. Кытай Көнбатыш финанс системнарына бәйле. Шуңа күрә Көнбатыш санкцияләр игълан иткәннән бирле Русия белән ныклап торып хезмәттәшлек итү Кытай планына керми, ди белгеч.

"Кытай санкцияләрне танымый, әмма хосусый фондлар һәм ширкәтләрне санамаганда, хәтта кайбер дәүләт банклары да АКШ финанс системына бәйле, аларның АКШ базарында үз бүлекчәләре бар, алар АКШ керткән тәртипләрне бозмас дип уйлыйм. Русия белән Кытай арасындагы барлык килешүләр ике генә дәүләт банкы – Экспорт-импорт банкы һәм Кытай Үсеш банкы аша башкарыла", диде Александр Габуев. Бу ике банк үз эшчәнлекләрен базардагы вазгыятькә карап түгел, ә Кытайның тышкы сәясәтенә карап оештыра. Кытайның үзендә икътисади үсеш кими бара.

Өмет Мәскәү белән Казанда

Шулай да ике ил арасында өметле уртак проектлар да бар. Ике хөкүмәт Русиянең Ерак Көнчыгышыннан Кытайга газ үткәргече төзү турында килеште. 2014 елның май аенда Пекинга сәфәр вакытында Газпром Кытайга 30 ел газ сату турында 400 миллиард долларлык килешүгә кул куйды. Путин бу проект башлану белән Ерак Көнчыгышта төзелеш башланыр һәм инфраструктура үсәр дип өметләнә. Кытай үткәргечнең үз өлешен июньдә төзи башлады инде.

Кытай катнашкан икенче зур проект - Мәскәү белән Казан арасындагы тиз йөрешле поезд юлы. Март аенда Кытай рәсми вәкилләре Казан-Мәскәү тимер юл төзелешенә 300 миллиард сум инвестиция кертергә теләве хакында белдергән иде. Бу юл Кытай тормышка ашыра торган "Ефәк юлы" концепциясенең бер өлеше булырга тиеш. Санкцияләргә кадәр рәсмиләр тимер юл төзелешенә Европа инвесторларын җәлеп итмәкче иде. Июнь аенда Кытай белән Русия проектка берәр триллион сум (15 миллиард доллар) кертергә килеште. Кытай акчадан тыш төзүчеләрен дә китерәчәк.

XS
SM
MD
LG