Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шереметьевода 400 тонна йөк бушатылмаган


Халыкара һава аланында бушатылмаган йөкләр арасында хайваннар, кыйбатлы җиһазлар һәм мәетләр бар.

Русия президенты Владимир Путин 29 август Шереметьево һава аланының зур өлешен эшкуарлар Аркадий Ротенберг, Александр Пономаренко һәм Александр Скоробогатько ширкәтенә тапшырганнан соң очкычларны бушатучы "Шереметьево Карго" ширкәте эшчәнлеген туктатуын белдерде. "Мәскәү Карго" ширкәте Шереметьевога килә торган йөзләгән тонна йөкне бушатып өлгерми. "Мәскәү Карго"ның елына 100 мең тонна йөк бушату мөмкинлеге бар, бу "Шереметьево Карго" белән чагыштырганда 2.7 мәртәбә кимрәк.

Русиядә йөк ташучы иң зур ширкәтләрнең берсе булган "Аэросибсервис" мөдире Айк Манушян сүзләренә караганда, һава аланында бушатылмаган 400 тонна йөк җыелган. "Алар арасында тере хайваннар, зур сәнәгатьләр өчен кирәкле җиһазлар, хәтта "йөк 200" бар. Болар барысы да 29 августтан бирле ачык һавада тора. Йөкләрнең кайберләре бозылырга, черергә мөмкин, бу үз чиратында миллиардлаган штрафларга китерә ала", диде Манушян Русия туризм индустриясе берлегенә. “Коммерсант” хайваннар үлә дип язган.

Шулай ук Шереметьевода виза үзәкләре җибәргән 100дән артык чит ил паспорты ята. Аларның вакытында китмәве күпләрнең сәяхәтләрен өзәчәк.

XS
SM
MD
LG