Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйсезлеккә өченче омтылыш кайчан булыр?


Казан университетында очрашу. Май 1990. Сулдан: Надир Дәүләт, Рифат Таби, Миркасыйм Госманов, Әбрар Кәримуллин
Казан университетында очрашу. Май 1990. Сулдан: Надир Дәүләт, Рифат Таби, Миркасыйм Госманов, Әбрар Кәримуллин

Татарлар ХХ йөздә ике мәртәбә бәйсезлеккә омтылып карадылар. Беренчесе – 1917 ел азагында Уфада Эчке Русия һәм Себер Мөселман төрек-татарларының милләт мәҗлесен төзегәндә булды. Шушы мәҗлестән Идел-Урал штатын төзү резолюциясе чыккан иде. Кызганыч, төрле сәбәпләр аркасында ул гамәлгә ашмады. Икенчесе – 1990 елның 29 августында кабул ителгән суверенитет резолюциясе һәм шуны Татарстан халкының күпчелеге раслаган референдум иде.

Мин менә нәкъ шушы вакыйгалар алдыннан Татарстанда булган идем. Минем кебек Советларга каршы тапшырулар ясаган Азатлык радиосында эшләгән, аеруча ата-анасы дәүләткә хыянәт итүдә гаепле табылып унар ел Гулагка һәм алты ел сөргенгә җибәрелгәннәрнең улы булган бер кешенең ИЯЛИ тарафыннан Казанга чакырылуы Советларда байтак нәрсәнең үзгәрүенә ишарә иде. Дөрес, минем белән профессор Рифат Таби, бездән аерым буларак Азадә Айшә Рорлих та чакырылган иде. Ләкин аларның икесенең дә КГБдагы папкалары минеке кадәр тулмаган һәм минем кебек илдә якын туганнары булмаган шәхесләр иде.

Казан университетында очрашу
Казан университетында очрашу

​Безне университеттагы җыелышка, Татарстан язучылар берлегенә, "Казан утлары", "Идел" кебек мәҗмугаларга һәм Милли китапханәгә илттеләр. Хәтта визабыз тик Казан шәһәре өчен булса да, безне Алабуга, Чаллы һәм Түбән Камага алып бардылар. Шушы шәһәрләрнең берендә җыелыш компартия бинасында ясалгач, миндә система җимерелә дигән караш хасил булган иде. Халык ничә еллар ябык ишекләр артында булганлыктан, безнең кебекләрне тыңлау өчен шыгрым тулып залларга җыелган иде.

Каләм ияләре белән очрашу
Каләм ияләре белән очрашу

Шушы май аеындагы ике атналык визитым вакытында коммунизм системасында һәм тәрбиясендә үссәләр дә, тарихларын укый алмаган булсалар да, нинди күп татарҗанлы кеше күреп халкыма карата өметем күтәрелде. Шушы кыска очрашуда башта Разил Вәлиев, Индус Таһиров, Рафаил Мөхәммәтдинов, Фәүзия Бәйрәмова, Индус Салихов, Миркасыйм Госманов, Рабит Батулла, Фәрит Хакимҗанов һәм табигый мине чактырткан Мирфатыйх Зәкиев, Яхъя Абдуллин белән Әбрар Кәримуллин һәм байтак башка зыялылар, яшьләр белән таныштым. Инде болар коммунист интернационалист булса, мине шундук юк итәргә тиешләр иде бит.

Хәзер инде шундый нәтиҗә ясыйм: татарны нихәтле кыссалар да, ул бу коммуникация чорында югалып калмаячак. XX йөздә ике мәртәбә үз хокуклары – бәйсезлеге өчен омтыла алган халык, бу йөздә дә үзен юк иттермәячәк.

Надир Дәүләт
профессор, Мәрмәрә университеты, Төркия

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG