Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Идел-Арт" күргәзмәсе ачылды. Рәссамнар сәнгатьне аңлардай тамашачы көтә


Казанда III төбәкара “Идел-Арт” күргәзмәсе ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:15 0:00

Казанда III төбәкара “Идел-Арт” күргәзмәсе ачылды

4 сентябрь Казанның заманча сәнгать музеенда III төбәкара “Идел-Арт” рәссамнар күргәзмәсе ачылды. Монда Русиянең 90нан артык шәһәреннән төрле рәссамнарның иң экзотик картиналары тәкъдим ителә. Араларында татар рәссамнары эшләре дә бар. Рәссамнар халыкның картиналарны сатып алу дәрәҗәсенә үсүен тели.

Әлеге күргәзмәдә илнең төрле төбәгеннән 300дән артык иҗат җимеше тәкъдим ителгән. Мәскәү, Петербур кунаклары да катнаша.

“Казанлылар һәм башкала кунаклары өчен шушындый искиткеч күргәзмә оештырылу бик яхшы. Монда төрле стильдә, жанрда башкарылган эшләр. Видео-арт агымына караган картиналар да урын алган. Барысы да авторлар тарафыннан cәнгатьне уникаль дәрәҗәдә тоемлап башкарылган. Алар матди яктан бизнесменнарда да кызыксыну уятса иде”, ди билгеле рәссам Илгизәр Самакаев.

Оештыручылар, Татарстанның мәдәният министрлыгы, соңгы ике-өч ел эчендә ясалган картиналарны гына сайлаган.

“Креатив, берәүгә дә билгеле булмаган эшләрне җыйдык. Һәрберсе үз яңалыгын алып килде”, диде күргәзмәнең тантаналы ачылышында Татарстанның мәдәният министрлыгыннан Дамир Натфуллин. Монда шулай ук сынлы сәнгать мәктәбендә белем алучы балаларның да эшләрен дә күреп була.

300 катнашучының өчесенә Русиянең иҗат академиясе тарафыннан махсус бүләк тапшырылды. Шулай ук катнашучылар күргәзмәдәге бар эшләр тупланган каталог белән дә таныша алды.

Ачылу көнендә галереядә 200дән артык кеше җыелды. Алар арасында күргәзмәдә үз эшләрен тәкъдим иткән рәссамнар да бар иде.

“Күргәзмәдә бер меценатны булса да очратсак иде. Берәү дә юк. Бу рәссамның эшләре миңа бик ошады. Аның белән иртәгә очрашыйк, картиналарын сатып алам, диючеләр булса икән. Хөкүмәт кенә түгел, меценатлар да сынлы сәнгать белән кызыксынса иде”, ди Петербурда тормыш итүче рәссам Рәшит Гыйләҗев.

XS
SM
MD
LG