Accessibility links

Рөстәм Миңнеханов сайлауда 95%ка якын тавыш җыйды


Үзәк сайлау комиссиясе тавышларның 96.65% саналган хәлдә Рөстәм Миңнеханов өчен 94.53% тавыш бирелгәнен белдерде.

Якшәмбе Татарстанда узган президент сайлавының нәтиҗәсен дүшәмбе иртәнге 7дә Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әкъзәм Гөбәйдуллин игълан итте. Тавышларның 96.65% саналган. Рөстәм Миңнехановны 2 160 611 кеше, ягъни 94.53% кеше сайлаган. Хафиз Миргалимов 2.53%, Рушания Билгилдиева 1.62%, Руслан Йосыпов өчен 0.80% тавыш бирелгән.

Саннар әле үзгәрергә мөмкин, диде сайлау комиссиясе рәисе. Татарстанда халык моңарчы күрелмәгән активлык күрсәткән, тавыш бирүгә 84.88% килгән. 2009 елда сайлауга 78.4%, узган ел Татарстан Дәүләт шурасына сайлауга 80.88% халык килгән иде.

Кемерово өлкәсенең күптәнге җитәкчесе Аман Тулеев та Миңнеханов кебек күп тавыш белән җиңде (96,7%). Җәнҗаллар белән сайланган Мари Иле башлыгы Леонид Маркеловка икенче турга чыгу кирәк булмады, Маркелов 50.76% белән кабат республика башлыгы итеп сайланды.

Рөстәм Миңнеханов белгечләр фаразлаганнан да күбрәк тавыш җыйды.

XS
SM
MD
LG