Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Европалы Татарстан" активисты Әгерҗедә 30% тавыш җыйды


Рөстәм Гәрәев
Рөстәм Гәрәев

Әгерҗедә "Бердәм Русия" һәм ЛДПР намзәтләре белән көндәшлек иткән бәйсез намзәт Рөстәм Гәрәев 30 процент тавыш җыюын халыкның үзен яклавы дип бәяли.

"Нәтиҗәгә куанам", диде Азатлыкка 13 сентябрь Әгерҗедә шәһәр шурасына сайланырга теләгән Рөстәм Гәрәев. 25 яшьлек Рөстәмнең көндәшләре "Бердәм Русия"дән Марсель Шахмин һәм Либерал-демократлардан Мөнирә Лайбуришвили иде. Бер партия вәкиле дә булмаган бәйсез намзәт Рөстәм Гәрәевкә үз бүлгесендә үгетләү эшләрен алып барырга Европалы Татарстан хәрәкәте булышты. Дөньяда барлыгы онытылган, халкы юлсызлыктан, эшсезлектән интеккән "Кирпечле" бистәсе Гәрәев бүлгесендә иде. Анда яшәү шартлары турында Азатлык язып чыккач атна-ун көн эчендә "Кирпечле" бистәсенә юл салдылар.

Рөстәм Гәрәев Удмуртия халыклары конгрессы исеменнән вице-премьер Равил Әхмәтшинга Ижауда Татарстан вәкилчелеген ачарга тәкъдим итте
Рөстәм Гәрәев Удмуртия халыклары конгрессы исеменнән вице-премьер Равил Әхмәтшинга Ижауда Татарстан вәкилчелеген ачарга тәкъдим итте

"Сезнең мәкаләдән соң һәм Европалы Татарстаннан булган игътибардан соң район башлыгы сайтында "без һәрвакыт "Кирпечле" бистәсе турында белә идек, өлгермәдек" дигәнрәк мәкалә чыкты. Асфальт салуны район башлыгы үзе оештырды. Күрәсең, басым Казаннан да булган", диде Азатлыкка Рөстәм Гәрәев. Үзе ул Әгерҗе шәһәр шурасына сайлана алмады, әмма 30 процент тавыш алуын һәм "Кирпечле" бистәсенә юл салдыруга ирешүен ул үзенең зур уңышы дип бәяли. Монда яшәгән халыкның шул ук район башлыгы бусагасын күпме таптавына карамастан, күп еллар аларны бар дип белгән кеше булмаган.

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:16 0:00
йөкләү

Рөстәм Гәрәевны яклап 150 имза җыелды. Намзәт итеп теркәлер өчен кирәкле булган иң кечкенә сан иде бу. Бүлгедә 1100 сайлаучы теркәлгән. Гәрәев төнлә үгетләү кәгазьләрен ябыштырып йөргәндә куркытулар һәм янаулар булганын сөйләде. Соңгы вакытларда ул беркайчан да үзе генә йөрмәгән.

Удмуртия халыклары конгрессы белән Дөнья татар яшьләре форумы арасында хезмәттәшлек турында килешү бар
Удмуртия халыклары конгрессы белән Дөнья татар яшьләре форумы арасында хезмәттәшлек турында килешү бар

Әгерҗедә милли гимназияне тәмамлаган, Удмуртия дәүләт университетында белем алган, ул арада хәрби хезмәттә булып кайткан Рөстәм Гәрәев Татарстанның Әгәрҗе районы халкы тормышын Удмуртиядән торып тизрәк яхшыртып була дип саный. Гәрәев республикада президентлык институтын һәм ул урында Рөстәм Миңнехановның булуын яклый.

"Әмма районнарда да адекват һәм үз районы өчен эшләргә теләгән башлыклар булырга тиеш, алар инвесторларны табарга тиеш", диде Гәрәев.

Үз ягыннан ул Удмуртия эшкуарларын Әгерҗенең кирпеч заводын торгызуга җәлеп итәргә тели. Бу хакта Удмуртия икътисад министры Михаил Зайцев белән сөйләшүләр булган. Шулай ук интеграция өчен районара сәнәгать паркын булдыру нияте бар. Бу эшкә Удмуртиянең Кече Пурга белән Татарстанның Әгерҗе районнары катнашачак. Ике район җирендә эшләгән ширкәтләргә "Алабуга" ирекле икътисади зонасындагы кебек салым ташламалары һәм уңай эш шартлары булдыру күз алдында тотыла.

XS
SM
MD
LG