Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әллүки" журналы Кырымда бөтенрусия фестивалендә җиңде


Кырымтатар балалары "Әллүки" журналы белән
Кырымтатар балалары "Әллүки" журналы белән

Башкортстанда татар телендә балалар өчен чыгучы “Әллүки” журналы Кырымда үткән балалар матбугаты фестивалендә беренче урын алды.

11-12 сентябрь Кизләүдә (Евпатория) Русия балалар матбугатының беренче фестивале булып узган иде. “Әллүки” журналы аннан “Иң яхшы балалар журналы” дигән исем алып кайтты. “Кызыл таң” гәзитенә караган “Әллүки” басмасы мөхәррире, билгеле яшь шагыйрә Ләйсән Якупова әлеге җиңү уңаеннан фикерләре белән бүлеште.

– Чарада катнашу теләге ничек туды?

– Фестиваль узачагы хакында миңа “Кызыл таң”нәшрият йорты җитәкчесе Фаил әфәнде әйтте. Катнашырга һәм җиңәргә дигән теләк белдерде. Шуннан мин тиз арада кирәкле кәгазьләрне, журнал саннарын туплап җибәрдем һәм фестивальгә чакыру алдым.

– Чараны кемнәр оештырган һәм максаты нидән гыйбарәт?

– Аны төп оештыручы – матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр буенча федераль агентлык. Максаты – балалар матбугатына игътибарны көчәйтү, укучылар сафын арттыру һәм аларны тәрбияләү.

– Сәфәр хакында тулырак ишетәсе килә.

Чарада катнашучы балалар
Чарада катнашучы балалар

– Мин Кизләүгә Мәскәү аша бардым. Анда Мәскәүдәге балалар журналлары, нәшриятлар, төбәкләрдә чыгучы басма мөхәррирләре җыелышып, бер очкычта бардык. Башта Акмәчеткә (Симферополь) очтык. Аннан автобус белән Кизләүгә бардык. Беренче көнне чараны ачу тантанасы һәм эшлекле очрашулар, түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл бик озак – ярты көнгә якын барды. Анда журнал мөхәррирләре, нәшрият җитәкчеләре үзләре, басмалары, эшчәнлекләре белән таныштырды. Күргәзмә оештырылды. Балалар матбугатының көнүзәк мәсьәләләре, проблемалары тикшерелде. Мин дә “Әллүки” хакында тулы мәгълүмат бирдем.

Сөйләшү нәтиҗәсендә балалар матбугатын үстерү буенча програм документы кабул ителде. Икенче көнне “Мурзилка”, “Клепа” “Чудеса и приключения” басмалары мөхәррирләре, “Эгмонт” нәшрияты вәкилләре мастер-класслар уздырды. Балалар белән күңел ачу програмы, төрле уеннар оештырылды. Фестиваль чараны тантаналы ябу, һөнәри осталык бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.

– “Әллүки”дән башка нинди татар-башкорт басмалары бар иде? Тагын нинди милли гәзит-журналлар катнашты?

– Чарада Татарстанда чыгучы балалар гәзит-журналлары катнашмады. Башкорт матбугаты вәкилләре дә булмады. Кырым татарларының балалар журналы вәкилләре бар иде. Евпаториядәге кырым татар балаларының 18нче санлы мәктәбеннән дә укучылар килгән иде.

– Алар белән дуслык урнаштырып кайткансыздыр дип уйлыйм?

Ләйсән Якупова (с) һәм Әдия Мөслимова
Ләйсән Якупова (с) һәм Әдия Мөслимова

– Әйе. Кырым татар балалары өчен чыгучы “Арманчык” журналы мөхәррире Әдия Мөслимова белән таныштым. “Арманчык” 5-12 яшьлек балаларга исәпләнгән, яхшы кәгазьгә басылган басма. Тиражы биш мең. Без үзара хезмәттәшлек турында килештек. Беренче нәүбәттә без кырымтатар әкиятләрен, алар безнекеләрне басачак. Сәләтле балаларның әсәрләрен кулалмаш басу, рәсемнәрен бирү, балалар арасында дуслыкны үстерү кебек максатлар билгеләдек. Безнең диалектлар аерылса да, без бер милләт, үзара хезмәттәшлек һәм багланышларны үстерү безне көчәйтәчәк, иҗатны баетачак. Шуңа планнар зур.

XS
SM
MD
LG