Акмәчет урамнары төнлә караңгыда утыра
Акмәчет урамнары инде атна буе төннәрен караңгыда утыра. Ара-тирә сирәк йортларда гына ут күренә. Шәһәрдә электр генераторлары сәүдәсе урамнарга, юл кырыена чыга.
Активистлар Чаплынкада электр үткәргечләрне төзәтүне күзәтә
Кырымга электр энергиясе җибәрмәс өчен шартлатылган электр баганасы янындагы чатырда яшәүче һәм "Укрэнерго"ның Херсон магистраль челтәрен төзәтүне күзәтүче активистлар узган төннең тыныч үтүен, төзәтү эшләре булмаганлыгын белдерә. Хәзер алар "Каховка-Титан" электр үткәргечен төзәтү эшләренең соңгы өлешен күзәтә. Электр чыбыклары яңа баганаларга сузыла. Активистлар энергетикларның, вәгъдә иткәнчә, төзәтелгән үткәргечләр аша Кырымга электр энергиясе җибәрмәячәген күзәтәчәкләрен белдерә.
Дүрт тәүлек утсыз һәм элемтәсез: Бакчасарай районы авылы
Утсыз калган Акмәчеттә Путин сурәтенә электр табылган - бар шәһәр караңгыга чумганда, Путин йөзе балкып тора.
Кырымда дүшәмбе мәҗбүри ял көне дип игълан ителде