Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минскида Донбасска багышланган сөйләшүләр нәтиҗәсез тәмамланды


Мартин Сайдик
Мартин Сайдик

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының махсус вәкиле Мартин Сайдик сепаратистларның уртак тел табарга теләмәүләренә "тирән борчылу" белдерде.

Украина көнчыгышында вазгыятьне җайга салуга багышланган чираттагы сөйләшүләр уңышсыз төгәлләнде. Өч яклы төркемдә Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының махсус вәкиле Мартин Сайдик үзбилгеләнгән Донецки һәм Луһански республикалары җитәкчеләренең Донбасс мәсьәләсендә Киев белән уртак тел табырга теләмәүләренә "тирән борчылу" белдерде.

Элгәре үзбилгеләнгән республикаларның җитәкчеләре "ДНР" һәм "ЛНР"да җирле сайлауларны 18 октябрьдә һәм 1 ноябрьдә үткәрү фәрманы имзалаган иде. Әмма Минскидагы соңгы очрашу вакытында сепаратистларның бу сайлаулардан баш тартмаячаклары ачыкланды.

Киев сепаратистларның 25 октябрьдә бердәм сайлаулар көнендә тавыш бирүне үткәрүдән баш тартуын Мински килешүләрен бозу дип белдерә.

Җиде сәгатькә сузылган бәхәстә 100 мм-га кадәр калибрдагы коралны каршылык сызыгыннан чигерү мәсьәләсе дә нәтиҗәсез төгәлләнде. Донбас низагындагы яклар дүрт ай инде документлар имзалануга әз генә калды дип белдереп килә. Сөйләшүләр киләсе атнада да дәвам итәчәк.

XS
SM
MD
LG