Accessibility links

пәнҗешәмбе, 25 май 2017, Казан вакыты 02:21

Шимбә көнне Лондонның Бәйтүл-Футу (Baitul Futuh) мәчетендә янгын чыкты. Аны сүндерүгә 70ләп янгын сүндерүче җәлеп ителгән.

Би-Би-Си хәбәр итүенчә, ут бинаның администрация өлешенең беренче катын камап алган, мәчетнең үзенә зыян килмәгән.

Бер кеше төтеннән зыян күргән, ул хастаханәгә китерелгән.

Янгынның сәбәпләре әлегә билгесез. Җирле шура вәкиле сүзләренчә, ут кухнядан чыккан булырга мөмкин.

Белешмә. Лондонның Морден бистәсендә урнашкан Бәйтүл-Футу (Baitul Futuh) мәчете Көнбатыш Европада иң зурларның берсе санала. Ун мең кеше сыйдырышлы гыйбадәтханә 2003 елда Әхмәдия мөселман җәмгыяте тарафыннан төзелгән. Мәйданы 21,000 м2. Чагыштыру өчен, шушы атнада Мәскәүдә ачылган Җәмигъ мәчет мәйданы 19,000 м2.

XS
SM
MD
LG