Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Дәүләт секретаре Керри һәм Иран тышкы эшләр министры Зариф Сүриядәге кризис турында сөйләште


Вашингтонда Сүрия белән Йәмәндә тынычлык урнаштыруны беренчел мәсьәлә итеп күрәләр.

АКШ Сүрия һәм Йәмәндәге хәлләргә бәйле Иран белән диалог булдырырга тырыша. Шимбә көнне АКШ Дәүләт секретаре Дҗон Керри Иран тышкы эшләр министры Мөхәммәт Дҗавад Зариф белән очрашты. Зариф Нью-Йоркка БМО генераль ассамблеясы сессиясенә килде.

Керри киләсе атнда Якын Көнчыгыштагы "бик авыр проблемнарны" җайга салу өчен күп кенә дәүләтләргә мөмкинлек бирә торган вакыт дип саный. Аның сүзләренчә, хәзер беренче чиратта Сүрия белән Йәмәндә тынычлык урнаштыру өлкәсендә гамәл кылырга кирәк.

Зариф Иран атом програмына бәйле "тарихи атом килешүе" иң борчыган мәсьәлә дип атады. Тәһранда атом өлкәсендәге хезмәттәшлек бәрабәренә Америка икътисади чикләүләреннән тора-бара баш тартыр дип өметләнә.

Шимбә көнне БМО генераль секретаре Пан Ги Мун Иран президенты Хәсән Руханины Якын Көнчыгыш, аеруча да Сүрия белән Йәмәндә сәяси тотрыклык урнаштыру өчен сөйләшүләр алып баруда ярдәм итәргә чакырды.

XS
SM
MD
LG