Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түрә Русия эмбаргосын Конституцион мәхкәмәгә шикаять итте


Пермь крае хөкүмәте башлыгы азык-төлек кертүне тыю аның лаеклы яшәүгә хокукын боза дип саный.

Пермь крае хөкүмәте башлыгы Геннадий Тушнолобов Русиягә азык-төлек кертүне тыюны Конституцион мәхкәмәгә шикаять итте. Түрә фикеренчә, Русиягә карата чикләүләр булдырган илләрдән азык-төлек кертүне тыю аның кулланучы һәм эшмәкәр буларак хокукын боза, дип яза "Медуза" интернет басмасы.

Тушнолобов үз карашын халыкара документларга таянып аңлата. Анда һәркем лаеклы тормышка хокуклы булуы әйтелә. Мәхкәмәгә мөрәҗәгатьтә ул Русия тарафыннан кертелгән чикләүләрнең җитештерүчеләр көндәшлеге өчен зарарлы һәм моның ирекле икътисади эшчәнлеккә бәйле Русия канунын бозу булуын әйтә.

Русия узган елның августында АКШ, Европа берлеге, Канада, Австралия һәм Норвегиядән азык-төлек кертүгә чикләүләр булдырды. Кремль моны Көнбатыш чикләүләренә җавап дип аңлатты. Көнбатыш Русиягә чикләүләрне Кырымны басып алган һәм Украина көнчыгышындагы низагта катнашкан өчен керткән иде.

Геннадий Тушнолобов Пермь крае хөкүмәтен 2013 елның гыйнварыннан җитәкли. Ул "Бердәм Русия" фиркасе шурасы әгъзасы булып тора.

XS
SM
MD
LG