Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермь крае хөкүмәте башлыгы Русия эмбаргосын мәхкәмәгә шикаять итүен кире какты


Элегрәк түрәнең Русиядән азык-төлек кертүне Конституция мәхкәмәсенә шикаять итүе әйтелгән иде.

Пермь крае хөкүмәте башлыгы Геннадий Тушнолобов Русия азык-төлек эмбаргосын Конституцион мәхкәмәгә шикаять итүен кире какты. «Эхо Москвы» белдерүенчә, аңа чыннан да мәхкәмәдән җавап килгән, ләкин җибәрелгән шикаятьтә аның ялган имзасы тора.

Тушнолобов сүзләренчә, Пермь крае хөкүмәте бу хәлне тикшерүне сорап Конституцион мәхкәмәгә мөрәҗәгать әзерли. Ул бу хәлнең кемнеңдер шаяртуы дип саный.

XS
SM
MD
LG