Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда төрки шигърият фестивале уза


Казанда төрки шигърият фестивале башланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:22 0:00

Казанда төрки шигърият фестивале башланды

Фестивальдә җиңүчеләргә Габдулла Тукай, Рәми Гарипов һәм Солтан Сөләйман исемендәге әдәби премияләр тапшырылачак.

Казанда XI Халыкара төрки шигърият фестивале ачылды. Ул 4 октябрьгә кадәр барачак. Фестивальнең төп максаты – узган гасырларда иҗат иткән шагыйрьләрнең иҗатын барлау белән берьюлы хәзерге иҗат әһелләрен бер мәйданда җыю. Әдәбият елы уңаеннан үткәреләчәк әлеге җыенда 25 илдән 100гә якын шагыйрь катнаша.

Башкорт шагыйрьләре Казанда
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:20 0:00
йөкләү

Бүген чараның тантаналы ачылышы Кәрим Тинчурин театрында узды. 2-3 октябрь көннәрендә фестиваль Татарстан язучылар берлегендә һәм Төркиянең Казандагы вәкиллегендә дәвам итәчәк. Әдәбият сөючеләрне әдәби салоннарда көтәләр. Алар Габдулла Тукай, Дәрдмәнд, Һади Такташ, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Габдеррәхим Ибраһим, Фатих Кәрим, Солтан Сөләйман, Мәхмәт Әкиф Эрсой, Рәшит Рәхмәти Арат исемнәрен йөртә.

XS
SM
MD
LG