6 октябрь Уфаның Җиңү паркында Хәрби техника аллеясе ачылды. Аны ачуда Уфа мэры Ирек Ялалов, Икенче дөнья сугышы ветераннары, кадетлар, хәрби-патриотик клубларда тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары катнашты. Җиңү паркында моңа кадәр дә кайбер хәрби техника һәм кораллар куелган иде. Алар арасында Т-34 һәм Т-55 танклары, пушкалар, зенит корылмаларын күрергә була иде. Хәзер рәт-рәт итеп авыр техникалар тезеп куелды. Алар арасында бронемашиналар, үзйөрешле зенит корылмалары, десант машиналары, ракетага каршы комплекслар һәм минометлар бар.
Уфада Русиянең хәрби техника күргәзмәсе ачылды

1
Т-34 танкы

2
Т-55 урта җиңеллектәге танк

3
Пушкалар сафы

4
Икенче дөнья сугышы чорындагы кече зенит корылмасы

5
“Зенит” корылмасы

6
БТР-70 бронетранспортеры

7
Танкларга каршы ”Конкурс” корылмасы

8
Залп белән атучы “Град”

9
М 240 минометы

10
БМП 2 КМ хәрби машинасы

11
”Акация” гаубицасы

12
“Шилка” зенит корылмасы

13
әрби десантчыларның “Нона” машинасы