Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан читтә яшәүче татарларны кабул итергә әзерләнә


Киләсе өч елда Татарстанга 500ләп ватандашның кайтуын көтәләр
Киләсе өч елда Татарстанга 500ләп ватандашның кайтуын көтәләр

Читтәге ватандашларны республикага кайтару өчен 2016 елда 4,6 млн. сум каралган.

Ел саен Татарстан чит илләрдә яшәүче 50әр ватандашны кире кайтарырга тиеш. Гаилә әгъзаларын да исәпкә алганда, елына республикага 175 кеше күченәчәк. Ул хакта Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хәбәр итте. Шулай итеп, киләсе өч елда Татарстанга чит илләрдән 500ләп ватандаш килеп урнашырга мөмкин.

“Програмда билгеле критерийлар бар, аларны тулырак һәм тәфсилле итеп Татарстан министрлар кабинеты тасвирлаячак”, - диде Таҗетдинова.

Әлеге програм буенча республикага элеккеге Советлар берлеге илләрендә яшәүчеләр килеп төпләнә ала. Шулай ук, инкыйлабка кадәр Русиядән качып киткәннәрнең нәсел дәвамчылары да бу програм нигезендә кире Татарстанга кайта ала.

Чынбарлык күрсәткәнчә, республикага чит илләрдән күченеп килә торган татарлар Русия ватандашлыгына зур авырлыклар белән ирешә. Ул хакта Азатлык махсус язма әзерләгән иде.

XS
SM
MD
LG