Accessibility links

Кырымда кырымтатар теле дәресләре саны артмаячак


Кырымда 15 кырымтатар мәктәбе бар
Кырымда 15 кырымтатар мәктәбе бар

Кырымның мәгариф, фән һәм яшьләр министры Наталья Гончарова сүзләренчә, кырымтатар теле дәресләренең санын арттыруга ихтыяҗ юк.

Хәзерге вакытта Кырымда өч дәүләт теле бар: кырымтатар, украин һәм урыс телләре. Соңгысын бөтен укучы да мәҗбүриләп укыса, кырымтатар теле белән украин телләрен теләгән кешеләр генә сайлап укый.

Кырымтатар теле дәресләренең санын арттырырга теләмәсәләр дә, ярымутрауның мәгариф министры Гончарова белдерүенчә, кырымтатар теле укытыла торган сыйныфлар һәм мәктәпләрне арттыруга алар каршы чыкмый. "Әмма яңа сыйныфлар яисә мәктәпләр ачуга ихтыяҗ күрмибез", ди Гончарова.

Кырымдагы 540 мәктәпнең 15е – кырымтатар мәктәбе. Тагын 40 уку йортында кырымтатар теле укытыла торган сыйныфлар оештырылган.

XS
SM
MD
LG