Accessibility links

Рәхимовның элекке киңәшчесе ришвәт алуда гаепләнә


Мортаза Абдуллин
Мортаза Абдуллин

Хәзерге вакытта "Талкас" шифаханәсе җитәкчесе 54 яшьлек Мортаза Абдуллин җирле эшкуарга шифаханә биналарын арендага биреп торган өчен 250 мең сум акча алган вакытта тоткарланган.

Башкортстан президентының элекке киңәшчесе Мортаза Абдуллин ришвәт алганда тоткарланган. Мортаза Абдуллин республика белән Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткән чорда территорияләр һәм кадрлар сәясәте буенча киңәшче булып эшләде. Бу урыннан киткәннән соң “Талкас” шифаханәсе җитәкчесе йөген тартты. Аңа 54 яшь. Ул җирле эшкуарга шифаханә биналарын арендага биреп торган өчен 250 мең сум акча алган вакытта тоткарланган. Бу эшкуардан алырга тиешле ришвәт акчасының яртысы гына булган.

Мортаза Абдуллин үзе ришвәт алуын кире кага. Аның сүзләренчә, Артем Козлов исемле шәхси эшкуар шифаханәдәге биналарны канун нигезендә арендага алган булган. Аренда хакын түләүче акчаны бәйрәм көнне – 12 октябрь тапшырырга килгән. Бәйрәм көнне шифаханә хезмәткәрләре ялда, бухгалтер авырып ятуы сәбәпле, акчаны шифаханә директоры Мортаза Абдуллин үзе алган. Шул ваккытта көч структуралары хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Мортаза Абдуллин моны үзен урыныннан алулары өчен эшләнүен белдерде.

Белешмә. Русия Генераль прокуратурасының хокук статистикасы мәгълүматлары буенча, Башкортстан ришвәт алуда илдә икенче урынга чыккан. Беренче урында – Мәскәү шәһәре. Агымдагы елда Башкортстанда 131 ришвәт алу очрагы теркәлгән. Ришвәт алу Русия җинаять кодексының 290нчы мәддәсенә карый. Ришвәт бирү 291нче мәддә буенча хөкем ителә. Бу җинаять буенча Башкортстанда 42 очрак теркәлгән. Ришвәт бирү буенча Башкортстан нибары 17нче урында өстерәлә.

XS
SM
MD
LG