Accessibility links

Кайнар хәбәр

Швейцариянең 8 ширкәтенә Русиядә сыр һәм ит ризыклары сатарга рөхсәт ителде


Швейцариянең 13 ширкәте тикшерелде. Аларның сигезенә Русиядә сыр һәм ит ризыкларын сатарга рөхсәт ителде.

Россельхознадзор һәм Швейцариянең ветеринария һәм ризык иминлеге федераль идарәсе берлектә уздырган тикшерү нәтиҗәсендә 13 ширкәтнең сигезенә Русиядә сыр һәм ит ашамлыклары сатарга рөхсәт ителде, дип хәбәр итә Россельхознадзор.

Тикшерүләр дәвам итәчәк, аның нәтиҗәсендә 2015 елның ноябрендә калган биш ширкәтнең тауарларын сату да рөхсәт ителергә мөмкин.

Узган елның августында Русия АКШ, Европа Берлеге илләре, Канада, Австралия һәм Норвегиядә үстерелгән һәм җитештерелгән сыер һәм дуңгыз, кош ите, балык, җиләк-җимеш һәм яшелчә, чикләвек, сөт һәм сөт азыкларын кертүне тыйды. Бу карар быел тагын бер елга озайтылды.

Русия моны көнбатыш сакцияләренә җавап итеп эшләде.

XS
SM
MD
LG