Accessibility links

Кайнар хәбәр

Силантьев Татарстанны Русиядәге иң русофоб төбәк дип атады


Роман Силантьев
Роман Силантьев

Исламга каршы эшли торган Роман Силантьев Татарстанны Русиядәге иң русофоб төбәк дип атады. Урыс оешмалары вәкилләре Татарстанда үзләрен уңайсыз хис итә икән.

Исламофоб Роман Силантьевның Татарстанга инде беренче генә каныгуы түгел. Республикада православ мәдәнияте нигезләре укытылмау сәбәпле, мәктәпләргә атакайлар белән килергә янаган, “История Татарстана” дәреслеген прокуратурага шикаять иткән Роман Корниловны яклап чыккан Силантьев бу көннәрдә Татарстанны иң русофоб төбәк дип атады. Ул моны Мәскәүдә “Президент Отель”дә узган “Русофобия һәм Русиягә каршы мәгълүмати сугыш” дигән халыкара конференциядә әйтте.

“Татарстан русофобия нигезендә рекордсмен. Төп зарланулар шуннан килә. Беренче чиратта шикаятьләр урыс телен кысуга бәйле. Русиядә яшәп урыс телен яклап пикетлар уздырырга мәҗбүр булу бу бит инде гаҗәп. Урыс телен балалар бакчасында ук татар теленә алмаштыралар.

Милләтчел хәрәкәтләр үсеш ала бара. Бөтендөнья татар конгрессында да фашистик карашлы кешеләр бар. Мисал өчен күптән түгел фашизмны аклаган Идел Урал легионы татарлары турындагы фильм дөнья күрде.

Православ мәдәнияте нигезләре дә Русиянең ике төбәгендә укытылмый һәм аның берсе Татарстан. Бу элекке президент Шәймиев позициясе. Ул шундый система булдырган. Аның заманында татарлык һәрвакыт алга сөрелеп, урыслар тәнкыйтьләнә килде. Хәзерге президент Миңнеханов чорында хәл бераз яхшырды. Әмма “Шәймиевщина” проблемасы әле дә кала”, ди Силантьев.

Аның сүзләренчә, Татарстанда үзгәрешләр бик акрын бара һәм моңа ничектер тәэсир итәргә кирәк икән.

“Аеруча да русофобия фәндә чагылыш таба. Менә без хәзер русофоб дәреслекләр өчен Украинаны тәнкыйтьлибез, Татарстанда чыгарыла торган дәреслекләргә килгәндә, алар яхшырак димәс идем. Менә Дания Сабирова һәм Якуп Шәрәпов авторлыгындагы "История Татарстана с древнейших времен до наших дней" ("Борынгы заманнан алып бүгенә кадәр Татарстан тарихы") Русиягә һәм урысларга каршы язылган дәреслек. Алтын Урда чоры, Мәскәүне алу яхшы, ә Явыз Иванның Казанны басып алу начар икән”, ди Силантьев.

Ул хәтта Татарстанда урыс оешмалары вәкилләре үзләрен уңайсыз хис итә дигән сүзләрне ычкындырудан да читенсенми. Силантьев бу очракта, мөгаен, Казандагы урыс мәдәнияте оешмасын истә тотадыр. Чөнки нәкъ алар Татарстан мәктәпләрендә урыс теле татар теле белән бертигез укытылуына канәгатьсезлек белдереп, Мәскәүгә шикаятьләр яудырып тора. Һәм Мәскәүдә Силантьев кебек яклаучылары булганда урыс мәдәнияте җәмгыяте татар теленә каршы көрәшне арттыра гына бара.

Силантьев Татарстан Русиядәге иң русофоб төбәк дип сөйләгән чара 2014 елгы Русия президенты грантына уздырылды. Аның төп оештыручысы - “Народная дипломатия” фонды. Әлеге фондның гранты 5 700 000 сум. Әлеге акчаларга вакыф "Кровавые преступления бандеровской хунты", "Евромайдан имени Степана Бандеры", "Ukraine after Euromaidan", "Neonazis and Euromaidan" һәм башка исемдәге китаплар һәм хисаплар чыгарды.

XS
SM
MD
LG