Accessibility links

Twitter сораштырулар ясау мөмкинлеген булдырды


Twitter социаль челтәре сораштырулар ясау мөмкинлеген биргән функция булдырачагын белдерде. Сервис якын арада эшли башлаячак.

Сораштыруларны Twitter-ның теләсә кайсы кулланучысы оештыра алачак. Ул 24 сәгать эчендә эшләячәк, соңыннан һәр җавап биргән кулланучыга нәтиҗәләр киләчәк. Бөтен очракта сораштырулар аноним булачак. Кулланучылар сайттагы теләсә нинди сораштыруларда катнаша алачак, бернинди чикләүләр булмаячак, диелә Twitter тараткан белдерүдә.

Ширкәт хәбәр иткәнчә, хәзер Twitter аша җәмгыятьнең теләсә кайсы вакыйга турында фикерен белеп булачак – эткә нинди исем бирергә, кичке уенда кем җиңәчәк, карар кылганда нишләргә һәм башкалар. Бу сервис якын арада барлык платформаларда да эшли башлаячак.

Күптән түгел Twitter Moments (Мизгелләр) хезмәтен тәкъдим иткән иде. Аның ярдәмендә әһәмиятле вакыйгаларны онлайн вакытта күзәтеп барып була.

XS
SM
MD
LG