Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарстан, Романия һәм Сербия мигрантлар өчен чикләрне ябарга әзер


Кышкы салкыннар якынлашу сәбәпле, мигрантларны тиешле шартларда урнаштыру мөмкинлеге юк. Качаклар Көнбатыш Болгарстанда җыелып ятарга мәҗбүр.

Германия белән Австрия шундый ук карар кабул иткән очракта, Болгарстан, Романия һәм Сербия дә мигрантлар өчен чикләрне ябарга әзер. Бу хакта Сербия һәм Романия хөкүмәт башлыклары Александр Вучич һәм Виктор Понтой белән сөйләшүдән соң, Болгарстан премьер-министры Бойко Борисов белдерде.

Маҗарстанның Сербия һәм Хорватия белән чикләрен ябу сәбәпле, Европага килүче йөзләрчә мең качаклар Көнбатыш Балкан илләрендә җыелып ята. Кышкы салкыннар якынлашу сәбәпле, хакимиятнең барлык килүчеләрне тиешле шартларда урнаштыру мөмкинлеге юк.

Еврокомиссия башлыгы Жан-Клод Юнкер Балкан төбәге көнбатышындагы мигрантлар кризисын хәл итү өчен кыска вакытлы чаралар күрү турында сөйләшү максатыннан якәзмбе Брюссельдә берничә ил җитәкчесен җыя.

XS
SM
MD
LG