Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия "либераллары" төбәкләрне искә дә алмый


Дмитрий Гудков
Дмитрий Гудков

Русия думасына сайлау кануннарын "либеральләштерү" өлгесе кертелде. Төбәкләрдә сәяси фиркаләр төзүне рөхсәт итү анда каралмаган.

Русия думасына сайлау кануннарын "либеральләштерү" өлгесе кертелде. Элекке "либерал" финанс министры Алкесей Кудрин төркеме һәм "либерал" депутат Дмитрий Гудков әзерләгән өлгедә сайлау киртәсен 5%тан 3%ка төшерү, сайлау алды блокларын төзүне рөхсәт итү, барлык федерал фиркаләрне имзалар җыйдыртып азалламыйча сайлауда катнаштыру кебек либерал адымнар каралган.

Ә менә төбәкләрдә сәяси фиркаләр төзүне рөхсәт итү "либерелларның" башына да кермәгән!

Бу хәл Русиядә, хәтта либераллар арасында да, федерализм тарафдарларының һәм дә чын демократларның юклыгын күрсәтә.

Алкесей Кудрин
Алкесей Кудрин

Русиянең бар сәяси элитасы, шул исәптән "либераллары" да, үзәкләшеп беткән чиксез хакимиятне бүлешү белән мәшгуль, төбәкләрдәге халыкларның хокуклары аларга бармы да юкмы.

Илдәге иң мәгънәсез тыюлар, шул исәптән төбәк фиркаләрен тыю да, "сепаратизм коткысыннан" килеп чыга. Һәм бу хәл белән бар сәяси катламнар да килешә, шул тыюларны уйлап чыгаручы хакимияттән алып, почмакка терәтелгән "демократик оппозициягә" кадәр.

Шушы кыланышлары белән алар көчле төбәкләрдәге халыкларны “әдәпле” сәясәттән читкә тибәреп, нинди нәтиҗәгә этәргәннәрен аңлый микән?

Чыганак: Aurupali Tatarstan

XS
SM
MD
LG