Accessibility links

"Шәһри Казан" 25 еллыгын зур тамаша белән билгеләде


"Шәһри Казан" 25 еллыгын зур концерт ясап билгеләде
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:45 0:00

"Шәһри Казан" 25 еллыгын зур концерт ясап билгеләде

26 октябрь Казанда Тинчурин театрында "Шәһри Казан" газеты 25 еллыгына зур бәйрәм ясады. Зал тулы тамашачылар арасында татар түрәләре, "Татмедиа" башлыклары, җырчы-артистлар, мөхәррир-журналистлар, газетның элекке хезмәткәрләре бар иде. Сәхнәдән бу басманың халык азатлык таләп иткәндә чорда барлыкка килүе әйтелде.

"Шәһри Казан" газеты 25 яшь тулу уңаеннан котларга рәсми затлардан Татарстанның журналислар берлеге рәисе, Дәүләт шурасы вәкиле Римма Ратникова, "Татмедиа" җитәкчесе Айрат Зарипов, Казан мэрының матбугат хезмәте башлыгы Сергей Лобов килгән иде. Болардан тыш залда “Татмедиа” карамагындагы газет-журнал мөхәррирләре, татар түрәләре, билгеле дин әһелләре, язучы-шагыйрьләр, сәнгать әһелләре, галимнәр һәм йөзләгән тамашачы утырды.

Алар өчен Камал театрыннан Илгиз Зәйниев уңайлы программа әзерләгән. Чыгышлар, котлаулар, бүләк-мактау кәгазьләрентапшырулар озакка сузылмыйча җырлар белән үрелеп барды. Башында рәсми чыгышлар булмады, бәлки шуңамы әллә кызыклы тамаша булгангамы, түрә-җитәкчеләр ахыргача тамашаны карап бетерде. Тамашачылар арасында төрле катлам кешеләре булу, газетның бүгенге баш мөхәррире Гөлнара Сабированың аларның барысы белән дә элемтәдә торуын күрсәтте. Гөлнарага кадәр “Шәһри Казан” биш җитәкчесен алыштырырга өлгергән.

“Шәһри Казан” – җыр кебек матур исем. Чыннан да, шигъри юллар кебек аның исеме халык күңеленә уелып ята. Журналистлар – халыкның рухи лидерлары. 1990нчы елларда журналист сүзе белән халык мәйданга чыга, анда азатлык, бәйсезлек таптыра. “Шәһри Казан” барлыкка килгән чорда журналист вазифасын башкару бик җаваплы эш иде. Ул вакыттагы хәләтне аңлап, аны тирәннән күрсәтә белеп, яктыртып, профессиональ дәрәҗәдә әзер, милләтебезнең, халкыбызның тарихын тирәннән белгән шәхесләр кирәк иде. Алар табылды. Бу милләтчеләр булды һәм шул вакытта “Шәһри Казан” барлыкка килде”, диде Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова.

Бәйрәм милли рухта, җыр-биюләргә үрелеп барды. Венера Ганиева, Фердинанд Сәләхов, Илсөя Бәдретдинова, Зәйнәп-Зөфәр, Рәсим Низамов, Раяз Фасыйхов, “Сорнай” ансамбле, Миңгол Галиев кебек билгеле татар җырчылары “Шәһри Казан”ны туган көне белән котлады. Аеруча Илсөя Бәдретдинова башкаруындагы "Путин кебек ир кирәк" дигән җыр тамашачыларны тагын да җанландырып җибәрде.

“Шәһри Казан” бернигә дә карамастан, Казан шәһәре газеты булып тора. Татарстан җитәкчеләре өстәлендә һәрчак “Шәһри”нең өр-яңа санын күрергә була. Дөресен әйтик, президент, мэр кулына барлык газетлар да эләкми, ә менә “Шәһри Казан” даими укылып бара. Объектив рәвештә вакыйгаларны яктыртканыгыз өчен рәхмәт сезгә!”, диде Казан мэрының матбугат сәркатибе Сергей Лобов.

Сәхнәгә “Шәһрин Казан”ның баш мөхәррире Гөлнара Сабированы дәшкәч, ул газетаның барлык хезмәткәрләрен үзе янына чакырды.

“25 яшебезне без бүген символик рәвештә 25 хезмәткәр белән каршы алабыз, безгә әле 25 кенә", дип Гөлнара тамаша азагында барлык килгән кунакларны “Шәһри Казан” бәйрәме белән котлады. Ул яңа буын җитәкче булуга карамастан, бу кичне элек эшләп киткән язучы-журналистларга, баш мөхәррирләргә аерым игътибар бирергә тырышты.

Газетаның туган көн чарасы, “Яшәсен татар халкы, яшәсен татар милләте, яшәсен “Шәһри Казан”! дигән сүзләр белән тәмамланды.

XS
SM
MD
LG