Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар галимнәре Путинның рейтингына ышанмый


Русиядә президент Путинны яклау рейтингы 90%ка җитте. Сораштыруны хөкүмәт контролендәге Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен белешү үзәге оештырды. Татар галимнәре бу нәтиҗәгә ышанмый.

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен белешү үзәге ВЦИОМ "90 - атна саны" дип игълан итте. Иң соңгы сораштыруда Русиядә президент Владимир Путин сәясәтен 89.9% халык яклап чыккан. Татар галимнәре бу санга ышанмауларын әйтте.

Марат Лотфуллин, Тарих институты хезмәткәре

"ВЦИОМ ул сәясәтчеләр тарафын алган оешма, ул башка төрле сөйли алмый. Күрәсең, аларга ниндидер күрсәтмә килгән. Ләкин сизеп торам, безнең бит хәзер Русиядә бәйсез телеканаллар калмады. Алар барысы да хөкүмәт кулында. Шуңа күрә алар максатчан эш алып баралар, һәм бу (саннар) шуның нәтиҗәсе дип уйлыйм. 89% булмаса да, 50-60% бардыр, чөнки халык башка бернинди дә мәгълүмат ала алмый. Безнең бит интернеттан мәгълүмат табып укучылар 25-30% артмый."

Рафаэль Мөхәммәтдинов, тарихчы

"Рус милләте эчендә андый рейтинг булырга бик мөмкин. Рус булмаган халыкларда алай ук зур булмас. Аларда да зур булыр, 60%, әмма 90% булмас".

Татар галимнәре Путин рейтингы 89.9% булуына ышанмый
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:07 0:00

Хатыйп Миңнегулов, әдәбият галиме

"Без бит әле совет чорында яшәгән. Андый сайлауларны, рейтинг билгеләүне беләбез. Советлар берлеге юкка чыкса да, аның традицияләре дәвам итә. Шуңа күрә билгеле бер дәрәҗәдә арттыру, билгеле дәрәҗәдә киметү – мин боларны табигый күренеш дип саныйм, әмма 89% - белмим. Бу мәсьәләдә шактый уйланам, борчылам. Бу инде "Ислам дәүләте" белән генә бәйле түгел, бу инде мөселман дөньясы белән бәйле, бу инде миллиардтан артык халык. Шушында без ыгы-зыгы тудырып, чыгалмаслык баткаклыкка кереп батмабызмы".

"Хәзерге заман" Русия президенты рейтингын башка илләр җитәкчеләренеке белән һәм шул илләрдәге пенсия күләмен чагыштырды.

Рейтингың ничә дә, пенсияң күпме?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:31 0:00

XS
SM
MD
LG