Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден, Юнкер: Мински килешүе тулысынча үтәлгәнче Русиягә чикләүләр сакланачак


АКШ вице-президенты Джо Байден һәм Европа комиссиясе рәисе Жан-Клод Юнкер Мински килешүе тулысынча үтәлгәнче Русиягә чикләүләрнең үз көчендә калачагын белдерде.

Русиягә карата кертелгән чикләүләр Мински килешүе тулысынча үтәлгәнче көчендә калачак. Ак йорт хәбәр итүенчә, АКШ вице-президенты Джо Байден һәм Европа комиссиясе рәисе Жан-Клод Юнкер бу хакта телефоннан сөйләшкәндә килешкән.

Байден һәм Юнкер "Украина икътисади һәм коррупциягә каршы реформалар юлында алга барырыга тиеш", дип тә белдергән. Яклар энергия чыганакларын киңәйтү һәм Европа берлегендә көндәшлек кагыйдәләрен бозмау турында да фикер алышкан.

АКШ һәм Европа берлеге Русиянең Кырымны аннексияләве һәм аннан соң Донбасстагы вакыйгалар сәбәпле чикләүләр кертте. Русия Кырымны аннексияләүне "тарихи дөреслекне кире кайтару" дип бәяли, ә Украина көнчыгышында үзенең хәрбиләре булуны кире кага.

XS
SM
MD
LG